( "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда җиңел автомобиль йөртүче әбисе белән светофорның кызыл утына юл аркылы чыгып баручы кызны бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.
Шаһитлар юл-транспорт һәлакәте 10 февраль көнне Мәскәү һәм Автозавод проспектлары чатында төшкә кадәр булганлыгын җиткерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль светофорның рөхсәт ителгән төсендә борылышка барганда, җәяүлеләр өчен рөхсәт ителмәгән кызыл төс янганда, әби оныгы белән юл аркылы чыгарга юнәлгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз бала зыян күргән. Шаһитлар сүзенә караганда, аны машина астыннан тартып диярлек чыгарганнар. Урынга килгән ашыгыч ярдәм машинасы кызны хастаханәгә алып киткән. Әлегә кыз баланың хәле турында мәгълүмат юк.
Нет комментариев