Чаллыда хирурглар пациентның корсагыннан өч сантиметрлы энә алган
Операция 20 минут дәвам иткән
31 яшьлек хатын-кыз БСМПга мөрәҗәгать иткән һәм эче авыртуга зарланган. Табиблар пациентның корсак куышлыгында өч сантиметрлы энә тапкан. Энә хатын-кызның уникебармаклы эчәген тишкән булган. Операция вакытында энә кисәкләргә таркала башлаган.
Хирурглар чит предметны зур кисемнәр ясамыйча гына тишекләр аша чыгарган. Операция 20 минут дәвам иткән. Хәзер хатын-кыз табиблар күзәтүендә.
Нет комментариев