Чаллыда миллиардерлар һәм кыйммәтле автомобиль хуҗалары саны арткан
Кыйммәтле автомобиль өчен максималь салым күләме – 293 мең, ә 2024 ел өчен минималь транспорт салымы 230 сум тәшкил иткән
2024 ел нәтиҗәләре буенча Чаллыда дүрт миллиардер теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк. Бүген җирле салым инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова аппарат киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Хәлле кешеләр саны арту белән бергә кыйммәтле автомобиль хуҗалары да күбәя. Әгәр 2023 елда шәһәрдә 19 кыйммәтле автомобиль хуҗасы исәпләнсә, 2024 елда алар инде 31гә җиткән.
Кыйммәтле автомобиль өчен максималь салым күләме – 293 мең, ә 2024 ел өчен минималь транспорт салымы 230 сум тәшкил иткән.
Фото – ясалма фәһем ярдәме белән эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев