Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм ялларында Мөслимдә ике янгын булган

22 февраль көнне Рус Шуган авылында шәхси йортта янгын чыккан. Мичнең кызып китүе аркасында өйнең эчке өлеше янган. 26 февраль көнне кичке 10 сәгатьтә Тойгельде авылында шәхси хуҗалыкта терлек торагы янды. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгын сарайга шактый зыян китергән, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр. Шулай да...

22 февраль көнне Рус Шуган авылында шәхси йортта янгын чыккан. Мичнең кызып китүе аркасында өйнең эчке өлеше янган. 26 февраль көнне кичке 10 сәгатьтә Тойгельде авылында шәхси хуҗалыкта терлек торагы янды. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгын сарайга шактый зыян китергән, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр. Шулай да янгын вакытында торактагы сыер-бозауларны чыгарып кала алганнар. "Күп кенә хуҗалыкларда электр чыбыклары иске һәм төзек түгел. Бу янгыннарның икесе дә саксызлык аркасында килеп чыкты. Кешеләр уяулыкны югалтмасын иде", - ди Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X