Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйгеләрдә чыныга

– Икенче класста укыганда балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар абый Мадъяров безне волейбол түгәрәгенә йөрергә чакырды. Классыбыздан биш егет шунда ук түгәрәккә язылдык. Физкультура дәресләре өчен дә файдага булыр дип уйладым. Ераклыкка сикерү буенча күрсәткечләрне дә яхшыртасым килә иде, – ди Шамил. 

Биш классташ бүген дә бер команда булып уйный. “Агромастер” исемле әлеге команда белән Алексеевск, Аксубай районнарында уңышлы чыгыш ясап кайтканнар. 
– Шамилнең өметле егет булуын бик тиз абайлап алдым. Күнегүләрне калдырмыйча йөрү генә түгел бит әле, кешедә теләк тә булырга тиеш. Волейбол уены зур игътибар, тиз реакция таләп итә. Шамилдә боларның барысы да бар. Бүген ул – үзеннән өлкәнрәкләр командасында да алыштыргысыз уенчы. “Ильтранс” командасы составында Шамил инде үз кеше. Башкортостанның Илеш районы Югары Яркәй авылында узган волейбол турнирында аларның командасы чемпион калды. Минзәләдә узган республика ярышларында да сынатмадылар. Әлеге җиңүләрдә Шамилнең дә өлеше зур, – ди тренеры Шамил Мадъяров. 
– Шамилнең спортка тартылуына сөенәм генә. Беренчедән, физик яктан көчле булу үз-үзеңә ышанычны арттыра, иптәшләрең алдында абруеңны күтәрә. Рухи ныклык, үҗәтлек кебек сыйфатларны нәкъ менә спорт үстерә! Баштарак укуына зыян килмәс микән дип борчылуым юкка булды. Көн дә спорт залына йөри. Икешәр тапкыр барган көннәре дә күп. Берсендә – үз яшьтәшәре белән, икенчесендә зурлар белән шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач, укуын шушы юнәлештә дәвам итәр дип уйлыйм, – ди Шамилнең әнисе Миләүшә. 
Командасы өчен җанын бирергә дә әзер Шамил. Республикакүләм үткәрелгән “Куркынычсыз көпчәк” конкурсында катнашып, муниципаль турда җиңү яулагач, аларга Сочига бару өчен юллама бирәләр. 
– Ял итәргә китүе бик җиңел булмады. Чөнки командабыз Аксубайга республика ярышларына барасы иде. Капитан буларак, үземне хыянәтче итеп тойсам да, Сочига да бармыйча булмый иде. Чөнки анда да Мөслим данын якларга кирәк. Спортчы тормышында шундый вакыйгалар да булгалый, – дип елмая Шамил. 
Шамил өстәл теннисын, футболны ярата. Башлангыч классларда укыганда футбол уйнаганда яулаган кубоклары, Мактау грамоталары да бихисап аның. Тик спортның әлеге төрләре белән шөгыльләнү өчен күпләп вакыт бүлә алмый егет. Ник дигәндә, укуга да зыян китермәскә кирәк бит! Шамил Минһаҗев фән нигезләрен “4”ле, “5”ле билгеләренә генә үзләштерә. 
– Бервакыт Шамилне, тәҗрибә тупласын дип, өлкәннәр командасы белән Алексеевск районына ярышка алып барган идек. Тиктормас бит ул, карап утырырга гына риза түгел – уйныйсы килә. Разминка вакытында туп тиеп, бармагын сындырды. “Команда составында уйнамыйча да, бармак сындырып кайттың”, дип бик озак искә алдык ул вакыйганы, – ди Илдар Мадъяров. 
Шамил 13 яшьтә генә булса да, алдына куйган максаты, планнары бар. Киләчәген Мөслим һәм аның спорт дөньясы белән бәйләргә уйлаган егеткә алга таба да уңышлар телибез. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев