Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурдан кала, уттан калмый

Күптән түгел Игенчедә булган янгын – моның ачык мисалы.

16 февраль көнне Игенче авылында гомер итүче Фәнизә һәм Илһам Фәйзуллиннарның йорты янып көлгә әйләнә. Ир белән хатын бернәрсәсез урамда кала. 

Бәла аяк астында

– Янгын булган ихатада фаҗига кабатлана, диләр, хак икән. 2015 елның җәендә мунчабыз янды. Озак та үтмәде, зур улыбыз бик яшьли якты дөньядан китеп барды, – ди Фәнизә апа. – Былтыр өйне тышлаттык. Ике ай элек йорт эчендәге бөтен электрүткәргечләрне алыштырдык. Җәйгә өйдә капиталь ремонт ясарга планлаштыра идек.

Фаҗига буласы көн шатлыклы мизгелләр белән башлана: Фәнизә апаның яраткан чәчәкләрен – орхидеялар күтәреп, улы Илназ махсус хәрби операциядән ялга кайта. Тышта 42 градус салкын дип тормыйлар, ир белән хатын, машина кабызып, район үзәгенә кибеткә китә. Ялга кайткан егетне, кунакларны сыйларга тәм-том алу була ниятләре.
Фәнизә апаның үзе чыгып киткәндә электр җиһазларын кушып калдырганы булмаса да, бусында кер юу машинасы эшләп кала. “Сыгу режимында калды, озакламый туктар инде”, дип уйлый. Кәрәзле телефоннар электрга тоташтырылып калмаганмы дип, башка бүлмәләрне карап чыга.

– 15.00 сәгать тулып киткән иде. Сәүдә үзәгендә улым Илназның тормыш иптәше Иринаны күрдем. Алар да кибеткә төшкәннәр икән, дидек. Шунда аңа кемдер шалтыратты, Иринаның йөзе үзгәрде, борчыла башлады. “Ни булды, кызым?” – дим. “Әни, сезнең өегез яна!” – дигәч, коелып төштем, аяк астында җир убылгандай булды, – ди Фәнизә апа.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев