Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Без бергә» фестиваленең зона этабы уза
Яңалыклар

Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Без бергә» фестиваленең зона этабы уза

Традиция буенча, март аенда «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы уздырыла

- Бүген Түбән Кама шәһәрендә "Без бергә" Республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы уза. Безнең район укучылары түбәндәге номинацияләрдә чыгыш ясый: халык вокалы, халык вокаль ансамбле, хореография, театр иҗаты, инструменталь ансамбль, нәфис сүз, иҗади гаилә. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез, - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев