Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буген көчле җил, юеш кар, бозлы яңгыр көтелә. Юлга чыкмавыгыз хәерлерәк!

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге халыкны уяу булырга, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә өнди. "Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр җитәчәк. Бик ашыгыч булмаганда зур юлларга чыкмавыгызны сорыйбыз. Мондый көннәрдә район мәктәпләренә авыллардан автобус белән балаларны алып килү дә туктатылып торачак", - дип хәбәр итә бүлекнең...

Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге халыкны уяу булырга, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә өнди. "Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр җитәчәк. Бик ашыгыч булмаганда зур юлларга чыкмавыгызны сорыйбыз. Мондый көннәрдә район мәктәпләренә авыллардан автобус белән балаларны алып килү дә туктатылып торачак", - дип хәбәр итә бүлекнең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

"Һава шартлары бозылу сәбәпле, авылларга бүген автобуслар чыкмады. Балаларның укулары дистанцион рәвештә оештырылды. Индивидуаль биремнәр бирелде", - дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Бүген республикада көчле җил, юеш кар, бозлы яңгыр, буран көтелә. Җилнең тизлеге секундына 25-30 метрга җитәргә мөмкин.
Татарстан Президенты республикада килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне кичекмәстән төзәтү, халыкка ярдәм итү өчен барлык идәрә органнарын һәм көчләрне әзерлек режимына күчерде. Янгын сүндерүчеләр, табиблар, коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр һәм башкалар даими әзерлектә, юлларда ярдәм күрсәтү өчен махсус штаб булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев