Бу көнне тарихта
1965 елны инглиз язучысы, Гарри Поттер турында китаплар авторы Джоан Роулинг туа.
1498 — Колумбның өченче экспедициясендә Тринидад утравы ачыла.
1954 — тарихта беренче тапкыр итальян альпинистлары Гималайларның Чогори тавына менәләр (дөньяның биеклеге буенча икенче тавы).
1965 — Бөекбритания телевидениесендә тәмәке рекламасы тыелган.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1848 — Робер Планкетт, француз композиторы.
1892 — Василий Яблоков, математика галиме, Казан университеты профессоры.
1893 — Алексей Башкиров, тарих галиме, археология һәм этнография белгече, профессор.
1905 — Анастасия Жузе, география, гидробиология һәм палеонтология белгече.
1912 — Хәбиб Габдуллаев, геология галиме, петрология белгече, академик.
1914 — Луи де Фюнес, француз киноактеры, комик, режиссер, сценарист.
1926 — Мидхәт Габбасов, геология галиме, нефть һәм табигый газ җитештерү белгече, профессор.
1937 — Эдита Пьеха, эстрада җырчысы, ССРБ халык артисты (1988).
1965 — Джоан Роулинг, инглиз язучысы, Гарри Поттер турында китаплар авторы.
Бу көнне вафат булган шәхесләр
1784 — Дени Дидро, француз язучысы, мәгърифәтче, фәлсәфәче.
1936 — Гыйбадулла Алпаров, хәзерге татар грамматикасына нигез салучыларның берсе, профессор.
1944 — Антуан де Сент-Экзюпери, мәшһүр француз язучысы.
1953 — Николай Зелинский, химия галиме.
1980 — Роман Мамаев, мари совет дәүләт эшлеклесе.
1993 — Габдрахман Кадыйров, спортчы, 6 тапкыр дөнья чемпионы.
2016 — Фазыл Искәндәр, язучы.
2017 — Жанна Моро, француз кино актрисасы.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев