Бу көнне тарихта
17нче сентябрь көне белән бәйле тарихи вакыйгалар
1851 — The New York Times газетасы нигезләнә.
1913 — XX гасыр башы кырымтатар шагыйре Хөсәен Туктаргазый үтерелә.
1934 — ССРБ Милләтләр Лигасы составына керә.
1961 — Африкадагы авиаһәлакәттә БМОның генераль сәркатибы Даг Хаммаршельд белән 15 кеше вафат була.
1981 — Франциядә үлем җәзасы тыела.
Бу көнне туган күренекле шәхесләр
1776 — Карл Фукс, алман табибы, ботаник, этнограф, тарихчы.
1885 — Гозәир Хаҗибәков, композитор, ССРБ халык артисты.
1886 — Зөләйха Богданова, актриса, режиссер.
1888 — Иосиф Наговицын, удмурт совет дәүләт эшлеклесе.
1905 — Сабир Габдулла, үзбәк язучысы, шагыйрь, драматург.
1924 — Таһир Балтачиев, балет артисты, мөгаллим.
1925 — Гариф Ахунов, татар язучысы, драматург, публицист.
1947 — Алмаз Хәмзин, татар артисты, композитор.
1971 — Анна Нетребко, опера җырчысы.
1972 — Озан Чолаглу, мәшһүр төрек композиторы.
1999 — Елизавета Дрозд, Русия жырчысы.
Бу көнне вафат булган күренекле шәхесләр
1783 — Леонард Эйлер, алман математик, механик, физик, астроном.
1911 — Пётр Столыпин, Русия империясе дәүләт эшлеклесе.
1913 — Хөсәен Туктаргазый, XX гасыр башы кырымтатар шагыйре.
1964 — Шон О’Кейси, ирланд драматургы.
1967 — Джон Кокрофт, инглиз физигы, Нобель бүләге лауреаты.
1972 — Аллаһияр Вәлиуллин, татар композиторы.
1998 — Юрий (Хәлил) Бариев, шагыйрь (Норильск).
2000 — Әбрар Кәримуллин, татар галиме, филология фәннәре докторы.
2018 — Лилия Нәҗметдинова, спртчы, тренер (нәфис гимнастика).
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев