Бу көнне тарихта
Халыкара кан доноры көне
Русиядә Миграцион хезмәт хезмәткәрләре көне
Тарихи вакыйгалар
1325 — 21 яшьлек Ибн Баттута туган шәһәрен ташлап, хаҗ кылырга китә.
1846 — Калифорния Мексикага каршы баш күтәрә; Калифорния җөмһүрияте игълан ителә.
1965 — Пол Маккартни данлыклы «Yesterday» җырын яза.
1985 — Шенген килешүе имзалана (башлыча 7 ил тарафыннан).
Туучылар
1884 — Миргазиз Укмаси, драматург.
1896 — Кәшшаф Мохтаров, ТАССР халык комиссарлары шурасы рәисе (1921-1924).
1920 ― Хәлил Хәйруллин, Советлар Берлеге Каһарманы, солдат.
1923 ― Зәкәрия Кашапов, Социалистик Хезмәт Каһарманы.
1928 — Че Гевара, Латин Америка инкыйлабчысы.
1931 — Роза Хәлиуллина, шагыйрә.
1949 — Хәйдәр Бигичев, татар җырчысы.
1976 — Алинә Кәримова, шагыйрә, тәрҗемәче.
Вафат булучылар
1886 — Александр Островский, күренекле урыс драматургы, реалистик рус әдәбиятына һәм театрына нигез салучыларның берсе.
1920 — Макс Вебер, алман социологы, тарихчы, икътисадчы.
1953 — Осип Абдулов, ССРБ театр актеры, режиссёр.
1986 — Хорхе Луис Борхес, Аргентина прозаигы, шагыйре һәм публицисты.
1995 — Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы.
2012 — Илдар Зарипов, татар рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев