Реклама
Яңалыклар
Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1973 ел
1 март
К.Маркс исемендәге колхозда политинформацияләр үткәрү яхшы оештырылган. Партия комитеты системалы рәвештә план- маршрутлар төзеп, политинформаторларга маршрут-путевканы үз вакытында тапшыра. Колхоздагы 12 политинформаторның барысы да даими рәвештә колхозчы массалар арасында политик информацияләр үткәрә.
Булачак игенчеләр укый
Бүген колхоз-совхоз машина паркларында 20 төргә якын трактор бар. Аларда эшләү өчен белемле механизаторлар кирәк. Училищебыз кирәкле күргәзмә һәм уку әсбаплары, практик күнегүләр өчен техника белән тулыландырылган. Быел училищеда 130 кеше укый. Күпләр урта мәктәп тәмамлаган. Булачак механизаторларга мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырыла. Алар двигательнең төзеклеген тикшерәләр, тиешле карау эшләре үткәрәләр. Ял сәгатьләрендә курсантлар спорт белән шөгыльләнә. Училищеда “Механизатор” дигән стена газетасы чыгарыла.
Ә.Исламов.
3 март
Безгә нәрсә комачаулый?
“Маяк” колхозы 1967 елда сарыкчылык буенча специальләшә башлады. Узган чор эчендә терлекләрнең баш саны җитештерелә торган продукциянең күләме, сыйфаты яхшырган хәлдә, арттырылды. Мәсәлән, 1967 елда дәүләткә 75,6 центнер йон саткан идек, узган ел исә бу сан зачет авырлыгында 150 центнерга җиткерелде. Аның 96,5 проценты – нәфис йон.
Ф.Титов, ферма мөдире.
Урта белем – заман таләбе
Олы Чакмак сигезьеллык мәктәбе дирекциясе һәм башлангыч партия оешмасы быелгы уку елында яшьләрне һәм өлкән яшьтәге иптәшләрне кичке мәктәпкә тарту өчен эшлекле чаралар күрде. Унберенче класста 12 кеше укый. Алар арасында механизаторлар, терлек караучылар, сыер савучылар, балалар бакчасында эшләүчеләр, учетчиклар һәм почта работниклары бар. Г.Вагыйзова, Г.Дәүләтова, М.Сәлимова – 46-47 яшьтә, М.Хафизова 30 яшендә. Алар барысы да күп бала аналары.
Г.Гайнетдинова, бригада партоешмасы секретаре.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев