Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1985 ел

31 октябрь 
Мактаулы безнең бурыч 
Мин хезмәт куя торган тегү цехына килгәндә дә, уңай яктан күрсәтеп үтәрлек эшләр бар. Тугыз айда безнең коллектив халыкка 32564 сумлык хезмәт күрсәтте. Мин инде ел башыннан ук киләсе бишьеллык исәбенә эшлим. 
Казаннан тәҗрибәле модельерлар китертеп, безне тегүнең яңа алымнарына өйрәтү матур гадәткә керде. Идарә направлениесе белән бүгенге көндә алты кеше Казан һәм Брежнев шәһәрләрендәге училищеларда – тегүчелеккә, өч кеше телевизор һәм көнкүреш техникасы ремонтлау мастерлыгына укый. Үзебезнең комбинатта ике иптәш өйрәтелә. 
Киләсе елда һәйкәл ясау цехы ачу, туй хезмәте күрсәтүнең эчтәлеген тирәнәйтү, аяк киемнәрен үзебезнең материалдан тегү, квартирлар ремонтлау бригадасы оештыру күздә тотыла. 
М. Вагыйзова, 
халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү 
производство идарәсе тегүчесе. 

7 ноябрь 
Энергетиклар өлеше 
“Сельхозэнерго”ның хуҗалыкара район производство-энергетика берләшмәсе бәйрәмне уңышлар белән каршылый. Быел тугыз айлык план 103 процентка үтәлде. Берләшмә эшчеләре колхоз-совхозларда намуслы хезмәт куя. Алар терлек торакларындагы, гомумән, хуҗалыктагы барлык электр җиһазларын көйлиләр. 
Т. Нәсифуллина, 
профсоюз комитеты 
председателе. 

12 ноябрь 
Активлык җитми 
М. Горький исемендәге колхозның иң зурлардан саналган Октябрь бригадасы комсомол оешмасы кырыктан артык ВЛКСМ членын берләштерә. 
Бүген бирегә яшьләр комсомол тормышында ел дәвамында булган үсеш-үзгәрешләр әле төзәтелеп җитмәгән җитешсезлекләр, киләчәккә бурычлар хакында сөйләшергә җыелдылар. Әмма комсомоллар авызларына су капкандай, тыныч кына утыра бирделәр. Күзләрен трибунага төбәп тыныч кына утырган егетләрнең һәм кызларның һәрнәрсәгә битараф калуы гаҗәпләндерде. 
Л. Каһарманова, 
махсус хәбәрчебез. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев