Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1971 ел
23 февраль
Эш белән җавап бирәбез
Безнең мәктәптә 300 бала укый һәм авыл яшьләре өчен өч урында кичке класслар эшли. Укыту-тәрбия эшен тагын да яхшырту өчен әле мәктәпнең материаль-техник базасын ныгытасы, хәзерге заман җиһазлары һәм укытуның техник средстволары белән тәэмин итәсе, класс бүлмәләрен киңәйтәсе, физик тәрбия бирү өчен спортзал булдырасы бар. Тугызынчы бишьеллыкта бу эшләр, һичшиксез, эшләнер.
Д. Ишматов,
Симәк урта мәктәбе
директоры.
27 февраль
Тораклар яңара
Дуңгыз симертүчеләр партиянең XXIV съездын каршылаган вакытта зур бүләк алдылар. Симәк бригадасында 1200 баш дуңгызга исәпләнгән торак эксплуатациягә тапшырылды. Ул заман таләпләренә җавап бирерлек итеп яхшы сыйфат белән эшләнгән, кул көчен алыштыручы машиналар белән җиһазландырылган. Элек симертү группасында 9 дуңгыз караучы эшләгән булса, яңа торакта 1200 терлеккә нибары 3 кеше хезмәт күрсәтә. Аларның берсенә механизмнарның өзлексез эшләвен тәэмин итү, ә икесенә дуңгызларны тәрбияләү эше йөкләнә. Колхоз идарәсе киләчәктә шундый уңайлы торакларны тагын да күбрәк төзүне күздә тота.
С. Муллануров.
“Алга” колхозы.
2 март
Авылда кышкы спартакиада
Кышкы спартакиадага һәм Совет Армиясенең 53 еллыгына багышланган спорт бәйрәме Олы Чакмак авылы яшьләре арасында бик күңелле узды. 21 март көнне ярышта катнашучылар Ык аръягына җыелдылар. Көн салкын булуга карамастан, яшьләр белән беррәттән зурлар да җыелды. Чаңгы, хоккей ярышлары күңелле үтте. Бәйрәмнең тантаналы өлеше клубта узды. Физкультура укытучысы Римма Самаркина лекция сөйләде, ярышта җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды, спорт бәйрәменә багышлап фотостенд чыгарылды.
Фәрит Зәкиев,
ярышның баш судьясы.
4 март
Мартта һава торышы
Яз башында температура бик үзгәрүчән була. Кайвакытта март аенда температура гадәттән тыш югары, җылылык 14-24 градуска, ә кайбер елларда терекөмеш баганасы минус 35 градус, хәтта аннан да түбән була. Быел һаваның уртача температурасы минус 4-6 градус, ягъни нормадан 1 градуска югары. Явым-төшемнең күләме 25-45 мм. Вакыты белән кар һәм юеш кар, җылы көннәрдә урыны белән томан көтелә.
А. Пятибратов,
Мөслим метеостанциясе җитәкчесе.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев