Бу көнне Мөслимдә
Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез
1971 ел
18 ноябрь
Вымпел шуганлыларда
1972 ел өчен газета- журналларга подписка башлануга ике ай вакыт узды. Элемтә бүлекчәләре мөдирләре җыелышында һәр 1000 кешегә 1160 данә матбугат таратырга йөкләмә алынган иде. Маяклылар бу санны 1300 данәгә җиткерергә булды. Бүлекчә (начальнигы – иптәш Кривошеев) подписканы уңышлы үткәрү буенча күчмә вымпелны 20 октябрьдән бирле үзендә тота. Вәрәшбаш элемтә бүлекчәсендә (мөдире – иптәш Л.Кирамова) һәр 1000 хуҗалыкка 1262 данә матбугат таратылды инде. Әмәкәй, Олы Чакмак, Үрәзмәт, Михайловка, Тойгелде, Баек, Октябрь элемтә бүлекчәләре, җәмәгать тәртибендә матбугат таратучылар, урындагы партия оешмалары ярдәмендә, газета-журналларга подписка үткәрүдә аеруча уңышлы эшлиләр.
Уртак шатлык,
олы куаныч
Ай ярымга сузылган туктаусыз яңгырлардан соң, ниһаять, көннәр рәтләнде. Төнлә кар явып үтте, беркадәр туңдырды. Иртән ялтырап кояш чыкты. 15 ноябрь иртәсе нәкъ әнә шулай матур булып Тат.Бүләр авылы кешеләре күңеленә керде дә. Әмма аларны һава алмашынуы гына сөендерми иде. Икенче сәбәп бар иде: бу көнне яңа мәктәп ачу тантасы булды. Бу хакта җирле радио аша кичтән үк мәктәп директоры Нәгыйм Галиевич Гайсин хәбәр итте.
Ф. Тимеров,
“Урожай” колхозы.
27 ноябрь
Үзешчәннәр чыгышы
С ө я к ә й ав ы л ы үзешчәннәре Ю.Әминевның “Язылмаган законнар” әсәрен сәхнәгә куйды. Клуб халык белән тулы иде. Галия Кашапова, Зөлфәт Хамматов, Хәмзә Мирзаһитов, Әлфия Исламова һәм башкаларның уйнавын тамашачылар аеруча ошатты.
М.Әхмәтова.
30 ноябрь
Фоат Шәйгарданов җитәкчелегендәге Бүләк дуңгызчылык фермасы эшчәннәре дәүләткә 1300 центнер ит саттылар. Терлекчеләр кабул итү пунктларына уртача авырлыклары бер центнердан артык булган 1249 баш дуңгыз озаттылар.
К.Хамматуллин, К.Маркс исемендәге колхозның баш зоотехнигы.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев