Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980

Чөгендердән – мул уңыш 
“Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Ташлыяр бүлекчәсендә узган ел азык чөгендере 49 га мәйданда игелде. Барлыгы 12681 ц тамыразык уңышы җыеп алынды... 
Быел азык чөгендерен сугарулы участокларда игәчәкбез. Сугаруны минераль ашламалар кулланып башкарачакбыз. Бу участокның һәр гектарыннан 600-700 ц уңыш алуны тәэмин итәчәк... Шушы сугарулы участокларда бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, һәр гектардан 60-70 ц азык берәмлеге җитештерүне планлаштырабыз. 
Г. Мәгалимов, 
Ташлыяр бүлекчәсе агрономы. 
*** 
“Урожай” колхозы хезмәтчәннәре тагын бер җиңү яуладылар: ит сату буенча бишьеллык халык хуҗалыгы планы срогыннан алда үтәлде. Бу чорда терлекчеләр кабул итү пунктларына 20732 ц ит озаттылар. Яртыеллык план да уңышлы хәл ителде – һәрберсе 456 кг кадәр симертелгән 229 баш мөгезле эре терлек, уртача авырлыклары 100 кг булган 1212 баш дуңгыз – барлыгы 2242 ц ит тапшырылып, план үтәлеше 104 процент тәшкил итте. Колхозның сөтчелек тармагы эшчәннәре бу бишьеллыкта дәүләткә 71400 ц сөт сатарга тиеш иде. Ул 93 процентка үтәлде. Урожайлылар сөт хәзерләүнең еллык планын Бөек Җиңүнең 35 еллыгына үтәп чыгу өчен көрәш җәелдерделәр. 
*** 
Арттырып үтәдек 
Матур гадәтебезгә тугры калып, быел да индивидуаль хуҗалыклардан сөт җыйнауның беренче квартал планын арттырып үтәүгә ирештек. Сыеры булган һәр хуҗалыкка 150-200 кг сөт сату максат итеп куелган иде. Инде аны арттырып үтәүчеләр дә булды... Максатыбыз – яртыеллык планын срогыннан элек үтәү. 
К. Шәйхәйдарова, 
Әмәкәй авыл советы башкарма комитеты председателе. 
*** 
Сенаж башнялары 
кайгырту сорый 
Районның барлык хуҗалык-ларында диярлек сенаж башнялары бар. Әмма алардан тиешенчә файдалана белүче, азыкны салу, саклау, терлекләр өчен алу технологиясен төгәл үтәүче генә аз... 
Моннан 30-40 ел элек силос башняларын тутыру да, бушату да кулдан булган. Ә хәзергеләрдә тулысынча механикалаштырылган. Тик кайбер хуҗалыклар элеккеге шартларны кулайрак күрә. М. Горький исемендәге колхозда 2 тонна авырлыктагы бушаткыч башня уртасында асылынып калган, стена читләренә таш кебек тыгызланган сенаж каткан. Ә төптә берничә терлекче сәнәк белән сенаж каера. Карап торырга ук куркыныч! Ә колхозда моңа күнеккәннәр... 
Н. Мөхәммәтҗанов, 
слесарь-көйләүче. 
Сәхифәне Мөнирә 
Арсланова әзерләде.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев