Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Район үзәге халкы әйбәт юлларга тиенеп килә: асфальт түшәлгән урамнар һаман күбәя. Хуҗалыкларда да асфальт каплаган мәйдан сизелеп арта: менә әле бу көннәрдә дә “Алга” һәм ХХII партсъезд исемендәге колхозларның терлекчелек комплексларында, ашлык кабул итү пунктында кызу эш бара. 

Хезмәтендә мактаулы 
Район үзәге халкы әйбәт юлларга тиенеп килә: асфальт түшәлгән урамнар һаман күбәя. Хуҗалыкларда да асфальт каплаган мәйдан сизелеп арта: менә әле бу көннәрдә дә “Алга” һәм ХХII партсъезд исемендәге колхозларның терлекчелек комплексларында, ашлык кабул итү пунктында кызу эш бара. 
– Без быел 775 мең сумлык эш башкарырга тиеш идек. Аны тугыз айда ук 805 мең сум итеп үтәдек, – дип сөйли “Дорколхозстрой” трестының 104 номерлы механикалаштырылган күчмә колоннасына кергән өченче участок начальнигы Г. Авзалов... 
А. Әюпов. 
Гөрләп узды өмәбез 
Ул көнне Иске Чакмак мәктәбе бакчасы гөрләп торды. Аңарчы үткәрелгән комсомол җыелышында авыл яшьләре аны төзекләндерү турында уйлашканнар иде. Өмә билгеләнгән көнне барысы да иртән мәктәп янына җыйналды. Быел гына унынчы классны тәмамлап, фермага килгән кызлар да эшләрен бетерү белән бирегә ашыктылар... Өмәдән соң чирәмгә утырып чәй эчтеләр. Яшьләр тагын шулай җыелып, клуб тирәсен яңартырга сүз куеп таралыштылар. 
Л. Каһарманова. 
План үтәлде 
Коммунистик хезмәт коллективы исеме йөрткән Х. Заманова җитәкчелегендәге Әмәкәй элемтә бүлеге 1981 ел өчен газета-журналларга язылуны уңышлы төгәлләде. 
Элемтә бүлеге 1450 данә газета-журнал таратырга тиеш булып, йөкләмә арттырып үтәлде. Моңа ирешүдә җәмәгать тәртибендә матбугат таратучыларның өлеше зур булды... Культура йорты 304 сумлык, мәктәп 300 сумлык, ә китапханә 43 данә газета-журнал алачак. 
Ф. Сафин. 
Тагын бер шатлык 
Мөслим ягыннан “Урожай” колхозы үзәге Тат. Бүләргә килеп керсәгез, авыл башында калкып чыккан тагын бер мәһабәт корылмага тап булырсыз. Ул – хуҗалыкның административ бинасы. Аны үзебезнең уңган төзүчеләребез эшләде. Бригада 11 кешедән тора... Административ идарә бинасы 2 катлы. Ул, заманча орнаментлар белән бизәлеп, кирпечтән салынды. Анда баш белгечләргә аерым бүлмәләр, киңәшмә заллары, дан бүлмәләре бар. Авыл советы башкарма комитеты да шушында урнашты. Бина үзәктән җылытыла, җиңел машиналар өчен җылытылган гараж, котельный эшләнде. Барысын да төзү өчен 6 ай вакыт кирәк булды... 
Тимершәех ФАЗУЛЛИН. 
Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев