Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Районыбызда “Трансагентство” бүлекчәсе ачылуы турында күпләр белә инде. Мөслимнән китүче автобусларга билетларны ун көнгә кадәр алдан сату үз уңайлыкларын ачык күрсәтте. Хәзер район халкы өчен тагын бер уңайлык тудырылды: бүлекчә транспорт хезмәте күрсәтә башлады. Аның карамагында үзбушаткычлы ГАЗ-53 автомашинасы бар. Хуҗалыкка утын ташырга кирәкме? Сатып алган мебельне ничек кайтарырга белмисезме? Әлеге сораулар белән безнең бүлекчәгә мөрәҗәгать итә аласыз.

Чираттагы занятиедә

“ У р а л ” колхозының Дусай бригадасында оештырылган марксизмленинизм нигезләре мәктәбенең занятиеләре авыл культура йортында үтә. Атнаның һәр дүшәмбесендә бирегә политик укуга тартылган коммунистлар һәм партия активы, комсомоляшьләр җыела. Тыңлаучылар дәрес башланганчы телевизордан занятие темасына кагылышлы тапшыру белән таныштылар. Чираттагы занятиене пропагандист Фәридә Нәҗметдинова алып барды... Р. Халикова.

Күз буйыйлар

Район авыл хуҗалыгы идарәсенә бирелә торган саннарга караганда, М. Вахитов исемендәге колхозда сөт җитештерү борчылу тудырырлык түгел кебек. Уйланырлык бер нәрсә бар-барын: колхоз сөтнең тулай җыемы һәм аны дәүләткә сату буенча быелгы планнарны 81әр процентка гына үтәгән. Колхоз идарәсендәге оператив мәгълүматлар журналына күз салу белән биредә отчет бирүнең шактый үзенчәлекле икәнлеге аңлашылды: бер үк графага ике төрле сан төшерелгән. – Карандаш белән язылганнары чын күрсәткечләр, ә тегеләре районга җибәрелә торган саннар... Р. Фәрхетдинова, район ветбаклабораториясе мөдире. Р. Шәмсиев, халык контроленең район комитеты инспекторы. М. Әхмәтов, махсус хәбәрчебез.

Транспорт кирәк булса

Районыбызда “Трансагентство” бүлекчәсе ачылуы турында күпләр белә инде. Мөслимнән китүче автобусларга билетларны ун көнгә кадәр алдан сату үз уңайлыкларын ачык күрсәтте. Хәзер район халкы өчен тагын бер уңайлык тудырылды: бүлекчә транспорт хезмәте күрсәтә башлады. Аның карамагында үзбушаткычлы ГАЗ-53 автомашинасы бар. Хуҗалыкка утын ташырга кирәкме? Сатып алган мебельне ничек кайтарырга белмисезме? Әлеге сораулар белән безнең бүлекчәгә мөрәҗәгать итә аласыз.

Техника көтеп

Без, Күбәк урта мәктәбендә укучы Түреш укучылары дәрестән соң көн саен өйгә кайтып йөрибез. Кышкы салкын бураннарда бик кыен. Юлны кар баса, көрт ерабыз, ат юлы да юк. Безне мәктәпкә илтеп кую, алып кайту мәсьәләсе атааналар җыелышында да куелган иде. Декабрьнең яртысы җитте, әле безгә дигән чананың бер чөе дә сугылмаган... Күбәк урта мәктәбендә укучы Түреш укучылары

Сәхифәне Мөнирә АРСЛАНОВА әзерләде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев