Бу көнне Мөслимдә. 1972-1973 ел вакыйгалары
Яңа елда тәүге интервьюИ. Кашапов, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры: – Көнкүреш хезмәте күрсәтү планын коллектив 25 декабрьгә үтәде... Яңа елда ярымфабрикатларны, трикотажны, тегелгән әйберләрне күбрәк кайтарту, күбрәк реализацияләү хисабына производствоны тагын да киңәйтү билгеләнгән.Әхъяр Әхмәтҗәләлов, “Трудовик” совхозының Игенче бүлекчәсе управляющие: – Узган хуҗалык елын бүлекчә һәм совхоз игенчеләре хезмәт җиңүләре белән тәмамладылар. Совхоз мул уңыш үстерү буенча Бөтенроссия социалистик ярышының җиңүчеләре сафында. Ә бүлекчәбез район хуҗалыкларының бригадалары һәм бүлекчәләре арасындагы социалистик ярышта беренче урынны яулады.
1972 ел
Яңа елда тәүге интервью
И. Кашапов, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры:
– Көнкүреш хезмәте күрсәтү планын коллектив 25 декабрьгә үтәде... Яңа елда ярымфабрикатларны, трикотажны, тегелгән әйберләрне күбрәк кайтарту, күбрәк реализацияләү хисабына производствоны тагын да киңәйтү билгеләнгән.
Әхъяр Әхмәтҗәләлов, “Трудовик” совхозының Игенче бүлекчәсе управляющие:
– Узган хуҗалык елын бүлекчә һәм совхоз игенчеләре хезмәт җиңүләре белән тәмамладылар. Совхоз мул уңыш үстерү буенча Бөтенроссия социалистик ярышының җиңүчеләре сафында. Ә бүлекчәбез район хуҗалыкларының бригадалары һәм бүлекчәләре арасындагы социалистик ярышта беренче урынны яулады.
Районыбыз Яңа елны каршылый
Яңа елны каршылау кичендә район үзәгенең һәм Киров исемендәге колхозның күпсанлы хезмәт ияләре вәкилләре күп төстәге утлары белән балкыган Яңа ел чыршысы тирәсенә, район паркына килделәр. Кышкы бакча электр утларына чумган. Бакчаны күңелле музыка күмә. Культура йортында – Яңа ел балмаскарады.
1 январь иртәсендә районның үзәк паркына район хуҗалыкларыннан һәм предприятиеләреннән традицион тройкалар, пар атлар һәм бәйрәмчә бизәлгән автомобильләр үтте. Аларның һәркайсында – Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм предприятие, хуҗалык җитәкчеләре. Тройкалар һәм машиналар бакча буйлап почет әйләнеше ясый, Мөслим урамнары буйлап үтә.
1973 ел
Яңа елның тантаналы адымнары
Яңа елны каршылау быел СССРның ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итү көннәренә туры килде. Бәйрәмнең апафеозы 31 декабрьдә булды. Барлык хуҗалыклардан килгән 18 тройканың һәркайсы бер союздаш республика, шулай ук СССР, Татарстан АССР герблары һәм район эмблемасы белән бизәлгән, чанадагылар союздаш республикалар халыкларының милли киемнәренә киенгән. Урамнар әйләнгәч, тройкалар паркка юнәлә. Мондагы тантанага йөзләрчә кеше җыелган... Рапортлардан соң тройкалар парады башлана.
Р. Әхмәтҗанов.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев