Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1985 ел. 19 декабрь Ил табынына Авыл советлары буенча шәхси хуҗалыклардан быел 270 тонна ит сатып алынырга тиеш иде. Михайловкалылар бу эшне оешкан төстә дәвам итәләр. Биредә 12646 килограмм ит тапшырылып, задание арттырып үтәлде. Хәзерләүче З. Гәрәевнең хезмәте мактауга лаек. Түбән Табын (хәзерләүче Ә. Корбангалиев), Яңа Усы (Н. Шәрәфиев) авыл советларының эше үрнәк булып тора.  И. Шабаев, хәзерләүләр конторасы директоры.

Игенчеләр гаиләсе
Сәхнә түрендә – күпне күргән, икмәкнең чын кадерен белгән тәҗрибәле игенче Харрас Әхмәтханов һәм аның өч улы Фаиз, Илгизәр, Илһам... Илһамны гына алыйк. Урып-җыю чорында ул көндез комбайннар суктырган басуда салам эттерде, әз генә ял итеп, төнлә белән туңга сөрүгә чыкты. Берәү дә аны мәҗбүр итмәде. Фаиз быел 7855 центнер бөртек суктырып район комбайнчылары арасында беренче урынны яулады. Илгизәр дә үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ВЛКСМ өлкә комитетының һәм КПСС райкомының Мактау кәгазьләренә лаек булды. 
К. Горбунова.
“Михайловка” совхозы.

24 декабрь 
Хезмәткә дәрт уятып
Кышлату чоры – культура работниклары, укытучылар өчен дә катлаулы чор. Күпләребез фермаларга агитатор итеп беркетелде. Игенче фермасы –  Тойгелде урта мәктәбе, Тойгелде товарлыклы-сөтчелек фермасы –  интернат-мәктәп коллективы җаваплылыгында. Мин, китапханә мөдире буларак, икесендә дә хезмәт күрсәтәм. Иртәнге сәгать 9дан 11гә кадәр фермада – терлекчеләр йортында булып, күргәзмә агитация материалларын яңартам...
Г. Шакирова,
“Трудовик” 
тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы агитаторы. 

Тармакта хәл аяныч
Гаҗәпләнүебезне күреп, терлекчеләр аңлатма кертергә булдылар. Алар кайчакта малларның нинди үсеш бирүләрен белми дә калалар икән. Үлчәү нәтиҗәләре терлекчеләргә аңлатылмый. Һәм тагын да аянычрагы – авырлыкны шактый киметеп язу очраклары да булгалый. 
– Узган айда гәүдәле генә бозауларның бер центнер гына килүен белгәч, берничәсен кабат үлчәтеп карадык. 175әр килограммга җиткәннәре булды, – ди терлекчеләр.
Ә. Нургалиева. 
Киров исемендәге 
колхоз.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев