Бәхиҗә ападан – йомырка тәбәсе
Гадәттә хатын-кызлар аш-су рецептын танышларыннан яки кунакка барган җирләреннән алып кайта. Һәм башкалар белән дә бүлешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәхиҗә апа Баһауова да йомырка тәбәсенең үзенчәлекле рецептын күпләргә тараткан. Яңача әзерләнгән әлеге ризык белән безне дә сыйлады ул. “Ошаса, башкаларга да тәкъдим итәрсез”, – диде.
Әзерләү тәртибе: бер стакан сөткә 4 йомырка сытып салабыз да яхшылап туглыйбыз, тәменчә тоз өстибез. Уртача зурлыктагы 2 баш суганны, вак итеп турап, бераз йомшарганчы, ак майда җиңелчә генә кыздырабыз. Суганны кыздырмыйча гына да салырга була. Ул вакытта тугланган йомырка массасына бүлмә температурасында йомшарган 1 аш калагы ак май салырга кирәк. Йомырка массасына суган, борыч, кыр әнисе дә (ул булмаса, укроп та ярый) салабыз. Бер төрле масса барлыкка килгәнче, барысын бергә болгатабыз.
Аннары, массаны полиэтилен пакетка салып, һавасын чыгарабыз да яхшылап бәйлибез. Пакетны, кәстрүлдәге кайнап торган суга салып, 10 минут чамасы тотабыз. Пешкәндә калак белән әйләндергәләп торырга кирәк. Табынга турап, аерым тәлинкәләрдә бирергә дә, зур савытка салып куярга да була. Мондый ысул белән әзерләнгән йомырка тәбәсе кайнар килеш тә, суынгач та бик тәмле.
Рубриканы Әлфинур Ногманова әзерләде.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев