"Биләр" лагеренда мөслимлеләр
Яңалыклар

"Биләр" лагеренда мөслимлеләр

 4 -8 август көннәрендә, "Биләр лидерлык" форумының 6 нчы сменасы эшли.

Әлеге смена Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырыла. Ул лидерлык сыйфатларын, проект һәм команда эшенең күнекмәләрен үстерүгә багышланган. Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрнең: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнесның танылган лидерлары катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләре планлаштырылган. Әлеге сменада Мөслим  районы мәктәпләрендә белем алучы  5 активист катнаша. Аларга күңелле һәм файдалы яллар телибез.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев