Бүген яшен һәм көчле җил булачагын фаразлыйлар
Яңалыклар

Бүген яшен һәм көчле җил булачагын фаразлыйлар

Бүген, ягъни 26нчы июньдә,  көннең икенче яртысында һәм кичтән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге - секундына 17-22 метр булачак.

      Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.Республикада эссе һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы республика буенча 29-34  градуска кадәр күтәреләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев