Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Бүген Түбән Новгород өлкәсе «Безнең Җиңү көне» акциясенә кушылды

Әлеге акциянең инициаторы — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты.

Түбән Новгородта әлеге җырны академик һәм джаз музыкантлары, фольклор һәм поп-җырчылар башкарды.

Алар арасында А.С.Пушкин исемендәге Түбән Новгород дәүләт опера һәм балет театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков, Түбән Новгород губерна оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев, Түбән Новгородның «Любава» халык җыры муниципаль ансамбле, Идел буе округының РФ милли гвардия гаскәрләре җыр һәм бию ансамбленең вокаль төркеме бар иде.

 Әлеге акциядә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Самара өлкәсе катнашты. Түбән Новгород өлкәсе эстафетаны Пермь краена тапшырачак.

Иҗат коллективларының чыгышлары Идел буе федераль округлары төбәкләрендә 2020 елның февралендә һәм март аенда яздырылды. Республика һәм өлкә иҗат коллективларының җырлары җирле телеканаллар һәм радиостанцияләрдә 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк.

Источник https://tatar-inform.tatar/news/culture/01-05-2020/t-b-n-novgorod-bashkaruchylary-bezne-i-k-ne-yr-marafonyna-kushyldy-5740064

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама