Бүген Татарстанда яшенле яңгыр булуы ихтимал
Яңалыклар

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр булуы ихтимал

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылуы турында кисәтә.

19 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк дип фаразлана.

Моннан тыш, яшенле яңгыр булуы ихтимал, дип җиткерә синоптиклар.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев