Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән үлүнең 67 нче очрагы теркәлгән
Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Татарстанда бүген 21 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
1 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (11 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 13, Питрәч районында - 2, Яр Чаллыда, Кама Тамагы, Нурлат, Саба, Чистай районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 10 сентябрьга Татарстанда 6761 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 5581 кеше дәваланган.
Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән үлүнең 67 нче очрагы теркәлгән.
1957 елгы ир-ат, яңа коронавирус йогышының авыр формасы белән, Казан шәһәренең 12нче номерлы шәхәр клиник хастаханәсе җирлегендә вакытлыча йогышлы госпитальгә салына. Хроник авыруларның өзлегүләре була. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Нет комментариев