Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген халыкара хезмәтне саклау көнен билгеләп үтәләр

Бу датаны билгеләп үтүнең максаты – хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда көн саен 5 меңләп кеше эш урынында фаҗигале рәвештә, яки хезмәтнең дөрес оештырылмавыннан барлыкка килгән авырулардан үлә. Ел саен 350 мең чамасы кеше эш урынында фаҗигале рәвештә һәлак була, 2 миллионлап хезмәткәр эш барышында барлыкка килгән авырулардан үлә. Бу саннарның ел саен якынча 10 процентка үсә баруы да сагайта.

Бу датаны билгеләп үтүнең максаты – хезмәт хәвефсезлеге мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Әлеге мөһим дата уңаеннан оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклау, эш урыннарында имгәнүләрне булдырмау максатында төрле чаралар үткәрелә. Төзелеш, эшкәртү сәнәгате, транспорт һәм элемтә, авыл хуҗалыгы тармагы имгәнү куркынычы булган эшләрдән санала. Шуңа күрә эш белән тәэмин итүчеләр дә һәм кешеләр үзләре дә хезмәтне саклау мәсьәләләренә җаваплы карарга тиеш.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев