Эшлекле дүшәмбе: башкарылган эшләр анализланды һәм бурычлар билгеләнде
Бүген, 15 гыйнвар көнне район хакимиятенең актлар залында быелга беренче "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үтте. Иртәнге киңәшмәне Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин алып барды. Киңәшмәдә көнүзәк мәсьәләләр каралды, районда башкарылган эшләргә кыскача анализ ясалды һәм алдагы атнага бурычлар билгеләнде. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гариповның, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтовның, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровның чыгышлары тыңланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев