Бүген “Алтын битлек” театр премиясе лауреатлары билгеле булачак
Татарстанның ике татар театры проекты нәтиҗәләрне көтә. 10:07 (Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген кич белән "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреатлары билгеле булачак. Тантана Большой театрның Яңа сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә башлана. Исегезгә төшерәбез, тантананы Татарстанның ике театры көтә. Берсе - Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча...
Татарстанның ике татар театры проекты нәтиҗәләрне көтә. 10:07 (Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген кич белән "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреатлары билгеле булачак. Тантана Большой театрның Яңа сәхнәсендә 19.00 сәгатьтә башлана. Исегезгә төшерәбез, тантананы Татарстанның ике театры көтә. Берсе - Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев