Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмәдә «Ефәк юлы» халыкара раллие тукталышында тамашачылар спорт баггие күрәчәк

Бөгелмәдә, 27-28 июньдә, «Ефәк юлы» халыкара ралли командалары тукталышы узачак, тамашачыларга спорт йөк машиналары һәм багги тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Артур Казанцев). «Ефәк юлы» халыкара раллиеның чит ил һәм Россия командалары Бөгелмәдә тукталыш ясый. Алар тамашачыларга спорт йөк машиналары һәм баггилары – спорт машиналарын күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына «Ефәк юлы» ралли җитәкчесе урынбасары, проектның координаторы Азат Абусев сөйләде.

«КАМАЗ-мастер» командасы экипажлары Иркутскига старт урынына бара торган гомуми командага Бөгелмәдә кушылачак. Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге «КАМАЗ»ның берсе тамашачыларга дрифт-шоу күрсәтәчәк», - дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.  Тамашачыларны концерт программасы, шулай ук Worldskills флагы һәм Worldskills Kazan 2019 флагы эстафетасы тантанасы көтә.

«Рәсми өлеш тәмамлангач, ярышларда катнашучыларның барысы да мәйдан аша узачак, ә бу - якынча алтмышлап  узыш автомобиле. Хәрәкәт башланыр алдыннан машиналар Техника йорты каршында тезелеп торачак һәм барлык тамашачыларга автомобильләр белән фотога төшәргә, хәтта пилотлар белән дә аралашырга мөмкин булачак», — дип уртаклашты Азат Абусев.

Ул тамашачыларның «КАМАЗ-мастер» командасы автомобильләрен генә түгел, ә аларның көндәшләрен - Белоруссиядән «МАЗ», шулай ук Renault һәм Man автомобильләрен дә күрәчәкләрен әйтте. Моннан тыш, кунаклар чит ил командаларының спорт баггиларын да карый алачак.

2019 елда «Ефәк юл» тугызынчы ралли-марафонының маршруты өр-яңа локация буенча узачак: катнашучыларны Көнчыгыш Себер, Россиянең тайга урманнары, Монголиянең дала юллары, Кытай тигезлекләре һәм Гоби комлыклары буенча ун этап һәм тизйөрешле участоклар көтә. Ралли 16 июльдә Дуньхуанда (Кытайда) тәмамлана. Дистанциянең гомуми озынлыгы 5 мең км чамасы, ул 10 көн эчендә узыла.

«Ефәк юлы»ның максаты – яңа географияне, яңа урыннарны, кызыклы яңа махсус участокларны тәкъдим итү. «Ефәк юлы» узышы дөнья Кубогы этабына кертелүгә кандидат. Ярышларга FIA халыкара автомобиль федерациясе вәкилләре бара. Алар узыш дәрәҗәсенә һәм аның махсус участокларына бәя бирә. Ярыштан соң, узыш дөнья Кубогы этабына керәчәкме икәнлегенә нәтиҗә ясалачак», - дип йомгаклады Абусев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188761/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X