Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр булдыра!

Казанда пенсионерларның “Өченче буын” Х республика спартакиадасы үтте. Ярышлар ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган иде. 

29 районнан килгән өлкәннәр йөзү, өстәл теннисы, төньяк йөреше (скандинавча йөрү), ату ярышларында осталыкларын сынады. Безнең районнан Мансур Илалов җитәкчелегендәге биш кешелек команда матур уңышларга иреште. Луиза Нуриева дартста – беренче, төньяк йөрешендә икенче урынны яулады. Галия Вагыйзова – 50 метрга йөзүдә, Мансур Илалов өстәл теннисында бишенче урынга чыкты. Ир-атлар арасында 50 метрга йөзүдә район данын Валерий Кондратьев яклады. Нәтиҗәдә безнең өлкәннәр командасы авыл районнары арасында сигезенче урынга лаек булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев