Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр 100 балл җыйды!

5 ноябрьдә “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган онлайн-диктантта җирлегебездәге төрле милләт берләшмәләре вәкилләре – 30га якын кеше катнашты.

3-8 ноябрь көннәрендә республикада “Зур этнографик диктант” халыкара акциясе узды. Бишенче ел рәттән оештырылучы акциянең төп яңалыгы – аның онлайн-форматта үтүе. Өч ел элек диктантны БДБ илләрендә һәм ерак чит илләрдәге ватандашлар да яза башлады. 
Узган ел чарада 5 мең кеше катнашкан булган. Диктантны оештыручылар хәбәр итүенчә, пандемия шартларында милли бәйрәмнәр дә онлайн форматта узды. Чара биш көн дәвам иткәч, катнашырга теләүчеләрнең саны да арткан. 
– Мөслимдә этнографик диктант язарга теләүчеләр саны күп булды. Онлайн оештырылуы да яхшы алым дип уйлыйм. Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге урнашкан “Мизгел” яшьләр үзәгендә диктант язу өчен махсус пункт оештырылды. Аерым төркемнәр биредә үзләренең белемнәрен сынады. Этнографик диктантта 30 сорау бирелде, җаваплары да күрсәтелде. Диктант язучы дөрес җавапны сайлап алырга тиеш иде, – ди район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов. 
Диктант сораулары Россиядә яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләренә, мәдәниятләренә кагылышлы иде. Сорауларга дөрес җавап бирү төрле милләт вәкилләренең үзара мөнәсәбәтләрен, йолаларын аңлап, ихтирам итеп, бер-берләренә тагын да якынаеп яшәргә ярдәм итүдән гыйбарәт иде. 
– Мин мондый чараларда һәркем катнашырга тиеш дип уйлыйм. Рус Шуган җирлегеннән дә шактый кеше катнашты. Үзем дә сынау тоттым. Имтиханны уңышлы тапшырдым дип уйлыйм, – диде “Мизгел” яшьләр үзәге җитәкчесе Вадим Харитонов. 
Быел этнодиктант нәтиҗәләре онлайн-режимда мөстәкыйль рәвештә ясалды. Йөз мөмкинлектән йөз балл җыючылар да күп булды. Диктант язып бетерү белән нәтиҗәләр билгеле булды. Катнашучыларның барысы да имтихан тапшыру турында сертификат алды. 
– Бу чарадан читтә кала алмадым – оныгым Камил белән диктант яздык. Үзебез өчен бик күп мәгълүмат алдык, яңалыклар белдек. Россия халыкларының үзенә хас традицияләре, көнкүрешләре гаҗәеп бай мирас бит ул. Сорауларның барысына да уңышлы җавап бирә алдык, – ди Мөслимдә яшәүче Рәзинә Исламова.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев