Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең яшьләр булдыра!

Мөслим политехника техникумында 30дан артык егет электр белән эретеп ябыштыру һөнәренә өйрәнә. Мәктәп укучылары өчен дә түгәрәкләр эшли.

Булачак эретеп ябыштыручылар арасында 2 курс студентлары Рамил Кәлимуллин һәм Айнур Шәмсемөхәммәтов та (рәсемдә) бар. Егетләр икесе дә фән нигезләрен яхшы үзләштерәләр, зачетларын һәм өйрәнү практикаларын “5”легә генә тапшыралар. Рамил белән Айнур узган җәйдә районда үткән халыкара Лэнд-арт фестивалендә катнашучылар өчен заготовкалар әзерләүдә, Мөслимебезне Яңа ел бәйрәменә бизәгәндә фигуралар ясауда да тырышып эшләделәр. Алар техникумның җәмәгать тормышында да актив: үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында теләп катнашалар. 
Мизхәт Мөхәммәтов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев