Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

"Безнең ишегалды" программасы экспертлары йорт янындагы машиналар проблемасы буенча фикер алышачак

"Экспертлар машиналарны ишегалдында урнаштыру мәсьәләләрен ничек хәл итәргә һәм яңа парковка урыннары булдыру өчен нәрсә эшләргә мөмкин һәм нәрсә эшләргә ярамаганы буенча фикер алышачак", - дип билгеләп үтә проект авторлары.

Татарстан ишегалларында парковкалар проблемасы буенча урбанист, «кешеләр өчен шәһәр» популяр блогы авторы Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторы урынбасары, транспорт планлаштыру бюросы кураторы Тимур Кадыйров турыдан-туры эфирда фикер алышачак. Онлайн-фикер алышу бүген, 1 май көнне, 17 сәгатьтә YouTube да узачак.

"Экспертлар машиналарны ишегалдында урнаштыру мәсьәләләрен ничек хәл итәргә һәм яңа парковка урыннары булдыру өчен нәрсә эшләргә мөмкин һәм нәрсә эшләргә ярамаганы буенча фикер алышачак", - дип билгеләп үтә проект авторлары.

Спикерлар хәзер йортлар янында ни өчен парковка урыннары җитми һәм бу проблеманы ничек хәл итеп булачагын сөйләячәкләр. Экспертлар шулай ук шәһәрдә нинди үзгәрешләр шәһәрлеләрнең уңайлылыгын ничек булдырырга дигән сорауга да җавап бирәчәкләр. Турыдан-туры эфирны Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова караячак.

Татарстанда яшәүчеләр өчен парковка урыннары мәсьәләсе иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Республика халкы бу сораулар буенча «Безнең ишегалды»программасы сайты һәм кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала. 2020-2024 елларга планлаштырылган программа принциплары нигезендә, ишегалларында парковка урыннары тәртипкә китереләчәк, әмма яшел пространстваларга зыян килмәячәк.Яңа парковка урыннары өчен агачлар киселмәячәк.

«Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында онлайн-лекцияләр курсы бер атна элек башланып китте. Проектның беренче спикеры архитектура тарихы Денис Ромодин булды. Аның «Безнең ишегалларының тарихы» дигән лекциясен Youtube социаль челтәрендә карап була.

Источник https://www.tatar-inform.ru/news/society/01-05-2020/dvor-eto-ne-parkovka-eksperty-programmy-nash-dvor-obsudyat-problemu-mashin-u-doma-5740067

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев