Бездә шундый хәлләр бар
Кечкенә генә Катмыш авылында ике кеше “Атказанган колхозчы” дигән мактаулы исем алды.
Фәнис Корбангалиев,
Катмыш:
– Безнең Катмыш авылы артык зур түгел, бүген 80 йорт исәпләнә. Колхозлар чорында 50-60 хуҗалык кына иде. Ул елларда авыл кешесе тырышып колхозда эшләде, үзе дә күпләп мал асрады. Яшерен-батырын түгел: малларга ризыкны күпме күтәрә алдык, шуның кадәр алып кайттык. Акчасы да чорына күрә начар түгел иде. Әткәй белән әнкәйнең пенсиясе 12-9 сум булганда минем хезмәт хакы 25-30 сум иде. Кечкенә генә Катмыш авылында ике кеше “Атказанган колхозчы” дигән мактаулы исем алды. Аларның берсе – Гайшә апа Латыйпова, икенчесе – бригадир Габделхак абый Мәҗитов. Бу мактаулы исемгә алар авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар дәвамында намуслы, тырыш хезмәт кую бәрабәренә лаек булдылар. Хәтеремдә: Габделхак абый кемнеңдер көче җитмәсә, эшне җиңел генә үзе башкарып куя иде.
Авылымның район күләмендә танылган бу хөрмәтле кешеләрен искә алучы булыр микән? Әллә шулай онытылырлар микән?
Нет комментариев