Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Без сине бик сагынабыз

2019 нчы елның 15 февраль бураннары арабыздан мәрхәмәтле, изгелекле, кешелекле, бик тә тыйнак булган дин әһелен – Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратовны мәңгелеккә алып китте.

Без – ветераннар белән очрашу уздырганда иң беренче сүзен башлап: “Әссәләәмүгаләйкүм үә рәхматуллаһи үә бәракәәтүһ, хөрмәтле ветераннарыбыз. Исән-сау килдегезме? Мин үзем Минзәлә районы Аю авылыннан. Алабуга дәүләт педагогия институтында укыдым. Анда дингә бирелеп, дин сабаклары алдым. Исемемне Аллаһы Тәгаләгә якынаер өчен Габделкәрим дип атадым. 5 улым бар, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, Мөслимнең Ык сулары шифалы булса, бәлки берәр кызыбыз да булыр”, – дигән иде. Юк шул булмады, алтынчысы да малай туды.

Габделкәрим хәзрәт мәктәпләрдә, мәчетләрдә җиң сызганып дин дәресләре алып барды. Аллаһтан башка Тәңре юклыгына, аның тиңдәше булмаганлыгына, аның бөтен нәрсәгә дә көче җитүенә инандырып аңлата иде. Ир-атларга да, хатын-кызларга да мәчетләрдә укулар оештырды. Мөслим радиосында һәр атна саен “Җомга” сәхифәсе алып барды. Рамазан аенда көн саен сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһу галәйһи вәссәламнең догаларын укыды, намаз уку тәртипләре белән таныштырды. Сәдака акчаларына айга бер тапкыр “Нурлы Мөслим” исемле газета чыгаруны оештырды.

Аллаһы Раббым сине яратканга алгандыр инде. Мөнир улы Габделкәримнең җаннары җәннәттә булсын, авыр туфрагы җиңел, рухлары шат булсын. Әмин. Без сине бик сагынабыз, юксынабыз, синең рухына догалар укыйбыз. Тыныч йокла.

Флүрә Дәүләтшина,

хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев