Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бергәлектә – көч

Яңа Усы авыл җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына күләмле эшләр башкарылды.

“Строймелиосервис” оешмасы көче белән Бикмәч авылында буа төзелде. Чишмә янына утыргычлар, чишмәгә төшү өчен басмалар ясалды. Әлеге эшләрне Бикмәч халкы авылдашлары Николай Николаев җитәкчелегендә башкарды.Яңа Усы авылында салым акчасы хисабына урамдагы электр баганалары алыштырылды, мәңгелек йортта кирәк-яраклар саклау өчен яңа бина төзелде. Санитар саклау зонасы программасы кысаларында су башнясы профнастил койма белән әйләндереп алынды. Шунда ук павильон ясап, бетон җәелде. Бу эшләрне авыл өлкәннәре һәм яшьләр бергәләп башкарды, дип хәбәр итәләр Яңа Усы авыл җирлегеннән.

Фото – https://vk.com/club6237777 алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев