Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Беренче бала пособиесен түләү өчен Татарстанга 3 млн сум күчте

Республикада яшәүче хатын-кызлар өчен быел пособие күләме 8 мең 490 сум.


("Татар-информ"). Беренче бала туу яки уллыкка алу уңаеннан айлык пособие түләүгә Татарстанга федераль бюджеттан 3,3 млн акча күчкән. Бу хакта Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2017 ел ахырында гаиләләргә яңа ярдәм итү чаралары кабул ителде. Татарстан әниләре өчен быел пособие күләме 8 мең 490 сум. 2017 елның 2 кварталында республикада балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме шундый", - дип әйтелгән ведомствоның пресс-релизында.

Россия Президенты Владимир Путин 2017 елның 28 ноябрендә Балалар мәнфәгатен яклау илкүләм стратегияне тормышка ашыру координацион совет утырышында матди ярдәмгә мохтаҗ яшь гаиләләргә өстәмә чараларны тормышка ашыруны кертергә тәкъдим итте. Демографик сәясәт - дәүләт башлыгының стратегик башлангычларының берсе.

Россия Президенты 2018 елның гыйнварыннан Россия гаиләләренә ярдәм йөзеннән яңа чараларны тормышка ашыра башларга тәкъдим итте. Моңа беренче бала туып яшь ярымга җиткәнче айлык пособие түләү, шулай ук ана капиталы программасын 2021 ел ахырына кадәр озайту керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев