Батырлык дәресендә
Яңалыклар

Батырлык дәресендә

Гимназия һәм Мөслим урта мәктәбе базаларында “Батырлык дәресләре” кысаларында Советлар союзы герое, очучы Михаил Девятаев турында мәгълүмат бирелде.

Бу шәхеснең тормыш юлы, эшчәнлеге белән танышып, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алды. Очрашуны Девятаев белән шәхсән таныш булып, аның белән даими элемтәдә торган районның ДОСААф бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдинов, бүлекнең тренеры Альберт Иванов оештырды. Шушындый ук чаралар алдагы атнаның сишәмбе көнендә лицейда уздырылачак.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев