Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырларыбызны беләбезме?

Безнең гимназиядә белем һәм тәрбия алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Укытучыларыбыз да төпле белем, яхшы тәрбия бирү өчен армый-талмый эшлиләр. Класс җитәкчебез Чулпан Шәймөхәммәтова безнең өчен икенче әни кебек

Яшьтәшләрем  кебек, безнең  өчен  тудырылган мөмкинлекләрдән  файдаланып каласым  килә.  Дәресләр  бетүгә сәнгать  мәктәбенә  ашыгам.  Анда безне,  ягымлы  елмаеп,  укытучыбыз  Мөршидә  апа  Әхмәтҗанова каршы  ала.  Ул  безгә  вокал дәресләре  бирә,  дөрес  һәм  матур  җырлау  серләренә  өйрәтә. Без,  аның  укучылары,  “Йолдызлык”  фестивальләрендә,  район һәм  зона  конкурсларында  катнашабыз, призлы урыннар алабыз.
Гомумән,  бу  тормышта  мине бик  күп  әйберләр  кызыксындыра:  Мөслимебездә  көн  саен  диярлек  булып  торган  яңалык  һәм үзгәрешләр  дә,  җирлегебездәге тарихи  урыннар  да.  Бүгенге яшьләр  үзләре  яшәгән  урам  исеме  белән  кызыксына  микән?  Ә мин  Бәдыйк  Салихов  урамында яшәвем  белән  чиксез  горурланам.  Каһарман  якташыбызның тормыш  һәм  хезмәт  юлы,  сугышчан  батырлыгы  турында  Мөҗәһит абый  Әхмәтҗановның “Данлы Дусай”  дип  исемләнгән  китабыннан  укып  белдем.  2018  елның май  аенда  “Авыл  утлары”  газетасында  басылган  Бәдыйк  Салихов  турындагы  язма  да  герой  хакындагы  мәгълүматларны  тулыландырырга  ярдәм  итте.  Ул  материалны  да  үземдә  саклыйм.  Дан орденнарының  тулы  кавалеры, башка  сугышчан  бүләкләр  иясе Б.Салихов  турында  апайларыма да  сөйлим.  Ә  7  яшьлек  Шамил  апаем:  “Үскәч,  мин  батыр  солдат  булачакмын”,  –  ди.  Ә  мин:  “Безгә  сугышлар  күрергә  язмасын,  кан  коюлар  кабатланмасын.  Илебез  халыклары  тыныч,  бәхетле  тормышта яшәсен!” – дип телим. 
Лиана Хәбибуллина, гимназиянең 9 б классы  укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев