Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бассейнда йөзү түгәрәге

Бүген мәктәп укучыларына өстәмә белем бирү буенча төрле түгәрәкләр, секцияләр эшли. Укучыларның күбесе төрле спорт һәм сәнгать түгәрәкләренә  яратып йөриләр. Шундый секцияләрнең берсендә без дә булып кайттык.

Мөслим гимназиясе базасында эшләүче йөзү бассейнында иртәдән алып кичкә кадәр укучыларны очратырга мөмкин. Иртәнге якта биредә дәресләр узса, төштән соң бассейнга йөзү секциясенә йөрүчеләр килә башлый.

Беренче сыйныфтан алып өлкән классларга кадәр укучылар бассейнда яратып шөгыльләнәләр. Йөзү буенча төрле күнегүләр ясыйлар, йөзү алымнарын өйрәнәләр.

Беренче сыйныфта гына укысалар да, малайлар-кызлар үзләренең чын йөзү осталары икәнен күрсәттеләр. Йөзү сәламәтлекне ныгыту өчен  хезмәт итә. Шул ук вакытта гәүдәне төз, матур формада саклау өчен бик файдалы ди, малайлар – кызлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X