(«Татар-информ»). Башкортстанда М-5 федераль трассасының 1281нче чакрымында Татарстан чигендә Ык елгасы аша салынган күпер төзекләндерелде, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
1985 елда ук салынган әлеге күпер 30 ел эчендә норматив таләпләргә җавап бирми башлаган.
Яңа корылма 80 тонна авырлыктагы авторанспортны да үткәрергә сәләтле. Күпернең озынлыгы 247 метрны тәшкил итә.
Нет комментариев