Баланлы авылында язны каршы алдылар
Яңалыклар

Баланлы авылында язны каршы алдылар

Бәйрәм мәктәп территориясендә үтсә дә, авыл халкы да чакырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова рухи-әхлакый үсеш программасы белән таныштырды.

21 март – көн белән төн тигезләшкән көн. Төрк халыклар бу көнне Нәүрүзне бәйрәм иткән. Нәүрүз, димәк, яз килә. Яз кышны җиңеп, үз көченә керде, дигән сүз. Каникулның беренче көнендә Баланлы авыл җирлегендә дә язны каршы алдылар.

Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек авыл башлыгы Илүсә Исламова сәламләде. Бәйрәм мәктәп территориясендә үтсә дә, авыл халкы да чакырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни эшләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова рухи-әхлакый үсеш программасы белән таныштырды.

Бәйрәм башланганда гына Нәүрүзбикәнең килә алмавы билгеле булды. Балалар аңа ярдәмгә ашыкты. Яз ялындырып, биремнәр белән сынап кына килергә ризалашты.

Бәйрәмдә уйнап-көлеп кенә калмадылар, тәмле ботка белән дә сыйланып, җиләкле чәйдән дә авыз иттеләр. Бәйрәмгә килүчеләр үзләре дә күчтәнәчләр белән килгән иде.


Нет комментариев