Балаларның туклануы бүген киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә
Чипсы, кириешки, газлы сулар белән генә ашказанын тутырган балалар һәм үсмерләр үз сәламәтлекләренә никадәр зыян салуларын белә микән? Тулырак – алдагы сюжетта
Соңгы арада педиатрларга ашказаны, эчәк авыруларыннан зарланып килүчеләр саны арткан. Табиб моның төп сәбәбен нәкъ менә дөрес тукланмауда, зарарлы ризыкларга өстенлек бирүдә күрә. Беркемгә дә сер түгел, балаларны өстәл артына утыртып, дөрес итеп ашату кыенлашты. Токмачлы аш, парда пешкән бәрәңге белән тавык ите, кәбестә, кишер салаты. Кайсыгызның баласы бу ризыкларны яратып ашый?! Бүгенге замана баласы тәпи китмәс борын чипсы, буяу кушылган сулар, газлы, зарарлы ризык ашарга гадәтләнгән. Табиблар моның ахыры бик начар тәмамланасын искәртә.
Фастфуд, казылык, газлы суларның кабына күптән инде “зарарлы” дигән махсус тамга сугарга вакыт. Дөрес тукланучылар саны көннән-көн кими барганда, үз кулларыбыз белән файдасыз ашамлыклар сатып алып, мең газап белән дөньяга китергән балаларыбызны агулыйбыз түгелме соң?! Шикәр чиренең яшьләрне, хәтта балаларны да аямавы шул хакта сөйли.
Табиблар билгеләп үтүенчә, дөрес тукланган очракта, балаларда күп кенә чирләрне алдан да кисәтеп булыр иде. Составында зарарлы матдәләр булган, артык калорияле ризыклар беркайчан да файдага булмаячак. Әти-әниләр балаларның ничек туклануын бүген үк контрольгә алсыннар иде.
Кибетләрдә матур төргәккә төрелгән чипсылар да, катырылган, бозылмасын, озак саклансын дип, төрле кушылмалар сибелгән сохарилар, газлы сулар күзләрне кызыктырса да, саулыкны кайгырту дөресрәк булыр. Бу зарарлы ризыкларны алыргамы, юкмы икәнлеген һәркем үзе хәл итә. Әмма балаларыбызның сәламәтлегенә җаваплырак карарга өйрәнсәк иде!
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев