Балаларның иминлеген тәэмин итү өчен
“Балаларның суда иминлеген тәэмин итү – төп мәсьәләләрнең берсе. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да сүз шул хакта барды.
Балаларның иминлеген тәэмин итү өчен махсус коену урыннарында һәм әти-әни күзәтүе астында гына су керергә ярый. Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм саклык чаралары турында балаларга системалы аңлату эшләре алып бару шарт. Өлкәннәр балаларны тиешле булмаган урыннарда коендырмаска, суда шаярырга юл куймаска тиеш”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев