Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз
Яңалыклар

Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатыгыз

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең күзәтү һәм профилактик эшләр районара бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елда янгын утында 5 бала үлгән, 26 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу 3 сабыйның үлеменә, олылар тәмәке тарткан вакытта саксызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндә 2 бала үлүгә сәбәп булды. Ут белән балалар шуклыгы нәтиҗәсендә 7 бала тән җәрәһәтләре алган, электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү аркасында – 14 бала зыян күргән. Исегездә тотыгыз: еш кына балалар катлаулы хәлгә эләгәләр. Шуның өчен балаларга янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә балачактан ук өйрәтергә кирәк”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Фото - Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев