Балаларга – дәүләт кайгыртуы
Аз керемле гаиләләрнең акча янчыгы тагын калыная төшәчәк. Җәйнең тәүге ае сөенечләргә бай булырга охшаган.
Аз керемле гаиләләр хөкүмәт ярдәмен тоеп яши. Агымдагы елның 1 июненнән тагын бер төр түләү үз көченә керә. ТР Хөкүмәтенең 10 апрельдә кабул ителгән 267 санлы карары нигезендә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өстәмә түләүләр алачак.
Бу төр пособиене алу өчен әти-әниләргә 1 июньнән соң яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга һәм бала туу турындагы таныклыкның күчермәсен тапшырырга кирәк. Тик бу акчага бөтен гаиләләр дә дәгъва итә алмый. Әлеге төр түләү керемнәре яшәү минимумыннан артмаган һәм 2004нче елның 8 декабрендәге “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында”гы 63 нче санлы законга кушымта буларак, мөлкәт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе түбән булган гаиләләргә генә бирелә.
– Айлык түләү күләме балалар өчен яшәү минимумы күләменең 50 процентын тәшкил итәчәк, ягъни 4 мең 686,50 сум булачак. Бүгенге көндә Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә. Гариза ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә. Түләүне билгеләү яисә кире кагу турындагы карар, гариза кергәннән соң, ун көн эчендә үзәк тарафыннан кабул ителә. Түләү 2020нче елның 1 гыйнварыннан башлап башкарыла, – ди республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең райондагы 30нчы санлы бүлекчәсе җитәкчесе Нурсибә Мингалимова.
Гаиләдә 3 яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларның һәрберсенә әлеге төр түләү каралган. Пособиене алу өчен бер еллык керем турында белешмә һәм гариза кирәк. Тагын бер төп шарт – бала РФ гражданы булырга тиеш. Айлык түләү РФ гражданы булган һәм РФ территориясендә яшәүче ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) берсенә уллыкка, опекага алынган 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге баланың һәрберсе өчен билгеләнә һәм түләнә.
– Гаиләнең җан башына уртача кереме гаилә әгъзаларының соңгы 12 айдагы керемнәре суммасыннан чыгып исәпләнә. Әлеге төр түләүне агымдагы елның 31 декабренә кадәр алу өчен мөрәҗәгать иткәндә 2020нче елның 1 гыйнварыннан алып кабаттан исәпләү ясала. Әти-әниләр шуны да онытмасыннар: бу акча балага 3 яшь тулган очракта гына билгеләнә. Гаризалар 1 июньнән кабул ителә башлый. Гаризаны электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. Гражданнарга 2-38-34 яисә 2-51-68 телефоннары аша алдан язылып, гаризаларны республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мөслимдәге филиалына килеп бирергә дә була.
Бу бер генә мәртәбә бирелә торган акча түгел. Балага 7 яшь тулганчы әлеге төр түләү билгеләнеп барачак. Балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләме арткан саен бу төр түләү суммасы да арта бара дигән сүз. Гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы мәгълүматларны елга бер мәртәбә яңартып тору кирәк булачак. Рәсми рәвештә теркәлеп эшләгән һәм керемнәре аз булган райондашларыбызга тагын бәхет елмая, димәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев