Балалар бакчалары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Яңалыклар

Балалар бакчалары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Тәрбиячеләр - иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре.

Бәхетле, чөнки алар - явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.

Мөслим районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә хезмәт куючы барлык хезмәткәрләргә эшләрендә зур уңышлар телибез. Балаларыгыз тыңлаучан, ата-аналарыгыз рәхмәтле, гаиләләрегез мәрхәмәтле булсын!

Фото-Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев