Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыга киңәшләр

Кишерне салкыннар башланганчы, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр.

Сарымсак 
Кышкы сортларын утыртасы көнне, сарымсак башын тырнакларга аерып, төбен алып ташлыйлар – ул тамырлары үсеп китәргә комачауларга мөмкин. Орлыкны араларында 15-20 см калдырып төртеп чыгалар, рәт арасында 20 см урын кала. Утырту тирәнлеге – якынча 4-5 см. Үсентеләрне торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар. 
Кишер 
Кишерне салкыннар башланганчы, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны тиешледән 15-20 процентка артыграк алырга кирәк, чөнки аларның барысы да шытып чыкмаска да мөмкин. Кишерне орлыклар арасында – 2-3 см, рәтләр арасында 20 см калдырып чәчәләр, тирәнлеге – 2-3 см. 
Редис 
Яшелчәнең бу төре көздән утыртуны ярата. Редисны чәчкәндә һава температурасы 0 градус тирәсе булырга тиеш. Орлык арасында – 3 см, рәт арасында 10 см калырга тиеш. Тирәнлеге – 2-3 см, өстенә 2-3 см калынлыкта торф, черемә, салам кебек җылыткыч катлам салалар

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев