Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыга киңәшләр

Кәбестә авырулары һәм корткычларына каршы йомырка кабыгы файдалы. Ул ватылмаган булырга тиеш, ягъни аның эчен тишек ярдәмендә генә агызып алырга кирәк. Кабыкны киптереп, кәбестә үскән һәр төп янына берәр таякчык куеп, шуңа кидерергә кирәк. 

Тузганак бакча культураларын тукландыра. 1,2 килограмм тузганак яфрагын сабагы белән ваклап турап, өстенә ун литр су агызырга, өч атна төнәтергә. Әчегән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибәргә. 
Помидордагы фитофтороз авыруына каршы тозлы эремә кулланырга була. Ул, томат яфракларында саклагыч элпә хасил итеп, аларны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен ун литр суга бер стакан тоз салып эретергә. Шуны да истә тотыгыз: бу профилактик чара гына булып тора. 
Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып салсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була. 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев